Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Президент академиясенең XI Җәйге кампусы ачылды
Казан янында «Киләчәк мәгънәләре һәм компетенцияләре» темасына багышланган Президент академиясенең XI Җәйге кампусы ачылды. «Зөя калкулыгы» комплексына РФ Президенты каршындагы Россия авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Татарстан һәм узган елда Россиягә кушылган төбәкләрнең югары уку йортларында белем алучы 206 студент, шулай ук партнер илләр – Беларусь, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Нигерия, Таҗикстан, Үзбәкстан кебек илләрдән вәкилләр җыелды. Бу хакта академиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык катнашучыларга да чараның атрибутикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды (аларга кампусның шигаре - «Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем» - язылган). Ун көн дәвамында студентлар лекция һәм мастер-классларда булачак, экспертлар чыгышын тыңлаячак, проект эшләре белән шөгыльләнәчәк һәм бай мәдәни программада катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз