news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда препаратларны җитештерүче даруханәләр саны кими

Республикада җитештерү эше белән шөгыльләнүче даруханәләр саны соңгы ие елда 68дән 54кә кадәр кими.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2010 елда Татарстанда даруханәләр саны 5,5 процентка арта, дип хәбәр итте бүген республика фармация өлкәсенең 2010 елдагы үсешенә багышланган йомгаклау киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
Аның сүзләренә караганда, узган ел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 183 оешмага фармация эшчәнлеген башкаруга лицензия бирә. Гаризалар буенча 58 лицензия гамәлдән чыгарыла. 2 даруханә учреждениесенең ике объектны ачу үтенече кире кагыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, даруханәләргә 30 күрсәтмә бирелә. Соңы ике елда барлык даруханәләр арасында дәүләтнеке булган учреждениеләрнең өлеше үзгәрми - 18 процент күләмендә кала.
Республикада җитештерү эше белән шөгыльләнүче даруханәләр саны соңгы ике елда 68дән 54кә кадәр кими. Узган ел республикабызда бер даруханә 3100 кешегә хезмәт күрсәтә. 2010 елда бер кеше 4004 сумга дару препаратларын куллана, диде Фәридә Яркәева.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot