Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда премиаль маркалы бензин һәм дизель ягулыгы сизелерлек кыйммәтләнде
Татарстанда 9-16 декабрьдә дизель ягулыгы һәм премиаль маркалы бензин сизелерлек кыйммәтләнде. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.
Дизель ягулыгы 50 тиенгә кыйммәтләнде (0,76 процетн), аның 1 литры 64,56 сумнан 65,06 сумга кадәр артты.
Премиаль маркалы бензинның (АИ-98 һәм югарырак) бәясе 44 тиенгә (0,58 процент) артты, 1 литры 78,93 сумнан 79,37 сумга кадәр җитте.
Шул ук вакытта АИ-95 бензины 1 тиенгә (0,01%) кыйммәтләнде, 1 литры 56,76 сумнан 56,77 сумга кадәр артты. 3 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр ул 2 тиенгә кыйммәтләнде.
Үз чиратында АИ-92 бензины 16 тиенгә (0,30 процентка) кыйммәтләнде, 1 литры 52,68 сумнан 52,84 сумга кадәр җитте.
Нәтиҗәдә, Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда бензинның уртача бәясе бер атна эчендә 10 тиенгә артты, 1 литры 54,83 сумнан 54,93 сум булды.
Илдә бензин бу вакыт эчендә 0,3 процентка кыйммәтләнде (1 литры 60,14 сумнан 60,36 сумга кадәр артты), ә дизель ягулыгы бәясе 0,4 процентка күтәрелде (1 литры 69,32 сумнан 69,61 сумга кадәр җитте).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз