news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Премьера» студент театрлары фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

Студентлар һәм яшьләр театрларының «Премьера» II ачык телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Быел чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.

Гариза бирү өчен спектакльнең видеоверсиясен festival-premiera@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Фестиваль «Яшьләр өчен регион» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла – ул «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектының бер өлеше, ул «Яшьләр һәм балалар» милли проектына керә. Оештыручы булып Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тора.

Фестиваль ике форматта уздырыла:

Ирекле – катнашучылар мөстәкыйль рәвештә әдәби-драматургия материалын сайлыйлар һәм спектакльне конкурс программасы кысаларында тәкъдим итәләр. Төп бүләк – кече гран-при;

Мәҗбүри – иҗат коллективы Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган материал сайлый. Җиңүчегә Гран-при бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot