Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда предприятиеләр әйләнеше тулаем Россиядәге күрсәткечләргә караганда тизрәк үсә
Татарстан предприятиеләренең әйләнеше тулаем Россиядәге һәм Идел буе федераль округындагы күрсәткечләргә караганда тизрәк үсә. Мондый мәгълүматларны «Саклык банкы» гаммәви акционерлык җәмгыятенең Финанс аналитикасы үзәге җитәкчесе Михаил Матовников Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган лекциягә презентациядә тәкъдим итте.
2024 елның IV кварталында республика предприятиеләренең әйләнеше күләме 3 триллион 585 миллиард сум тәшкил иткән. 2021 елның IV кварталы белән чагыштырганда әйләнешнең номиналь күләме үсеше 47,8 процент (сезонлылыкны исәпкә алмыйча) булган.
Шул ук вакытта тулаем Россиядә әйләнеш өч елда нибары 31,8 процентка, ә Идел буе федераль округында 41,4 процентка арткан.
2023 ел башында гына Татарстанда предприятиеләрнең әйләнеше кимү тулаем илдәге һәм Идел буе федераль округындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда көчлерәк булды. Шул ук вакытта 2023 елның икенче яртысында һәм 2024 елның беренче яртысында Татарстанда әйләнеш тотрыклы рәвештә тулаем Россиядәгегә караганда тизрәк артты, әмма кайвакыт Идел буе төбәкләренең бергә исәпләгән үсеш темпларыннан артта калып барды.
2024 елның IV кварталында исә Татарстанда барлык тармаклар да тулаем Россиядәгегә караганда тизрәк үсте. Презентациядән күренгәнчә, үсешнең яртысыннан күбрәге эшкәртүгә (31 процент) һәм табышка (24 процент) туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз