news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда предприятиеләрне закон бозган очракта гына деприватизацияләргә мөмкин

Татарстанда предприятиеләрне закон бозган очракта гына деприватизацияләргә мөмкин

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев Татарстанда предприятиеләрне закон бозган очракта гына деприватизацияләргә мөмкин, дип саный. Әмма ул республикада җирне деприватизацияләү үткәрелү мөмкинлеген кире какмый. Бу турыда ул министрлык коллегиясе тәмамланганнан соң, журналистлар сорауларына җавап биргәндә белдерде.

Аның фикеренчә, агымдагы ел закон базасы формалашу, реформа дәвам итү һәм дәүләт учреждениеләренең санын оптимальләштерү билгесе астында үтте. Нигез документлар кабул ителде, алар арасында Җир кодексы - җир реформасы мәсьәләләрен хәл итүдә мөһим документ булып тора. Министр 2004 елның уңышы дип Татарстанда дәүләт унитар предприятиеләрен реформалау процессы тулысынча тәмамланып килүен атады.

Киләсе елда республикада предприятиеләрне хосусыйлаштыру тәмамланырга тиеш. 2004 елда барлыгы 171 предприятие реформаланган, аларның 61е хосусыйлаштырылган. ТР дәүләт милкендә 699 дәүләт унитар предприятиесе калган (2003 елда алар 882 булган). Аларның күбесе реформалау стадиясендә. Республика бюджетына дәүләт милке белән идарә итүдән кергән салымнан тыш керемнәр күләме 2 миллиард сумнан артык тәшкил иткән. Торак-коммуналь хезмәт өлкәсендә реформалау процессы актив бара. Валерий Васильев әлеге социаль секторда мөмкин кадәр азрак хата җибәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot