Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда предприятиеләрнең инжиниринг үзәкләре белән хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләсе күтәрелде
Киңәшмәне Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләренең сәнәгать предприятияләре белән хезмәттәшлеген ныгыту мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Әлеге чара ТР Хөкүмәт йортында үтте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре вәкилләре, шулай ук башка ведомство җитәкчеләре катнашты.
Илдар Халиков киңәшмәне ачып, төп бурычларның берсе булып төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләренең сәнәгать предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген күтәрү дип билгеләп үтте.
Төп доклад белән ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыкты. Аның сүзләренчә, бүген эш биш юнәлештә алып барыла. Биредә техник хезмәткәрләрнең инжиниринг үзәкләренең булган мөмкинлекләрен өйрәнү, Россиянең эре холдинглары һәм дәүләт корпорацияләре белән танышу, күргәзмә кысаларында төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек элемтәләре булдыру («Иннопром», Татарстан нефть һәм газ, химия форумнары һ.б.), сертификат һәм лицензияләр алуда булышлык күрсәтү, кабель җитештерүдә импортны алыштыручы полимер материаллар белән эшләү тора.
Альберт Кәримов шулай ук бергә хәл ителергә тиешле проблемалы мәсьәләләрне дә күтәрде. Аерым алганда, предприятиеләр өчен кирәкле ярдәмчел җиһазлар җитмәвен, инженер һәм эшче кулларга кытлык кичерелүен, сертификат һәм лицензияләр булмавын билгеләп үтте.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар инжиниринг үзәкләре эшчәнлеге һәм аларны үстерү перспективалары хакында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз