news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда праймеризда барлык сайлаучыларның 13 проценты катнашкан

Алдан тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина праймеризның оешкан төстә узганын билгеләп үтте.

Татарстанда праймеризда барлык сайлаучыларның 13 проценты катнашкан
Михаил Захаров

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бүген алдан тавыш бирүгә, ягъни праймеризга 398 мең 193 кеше килгән. Бу - барлык сайлаучыларның 13 процентын тәшкил итә. Әлеге хакта ТР Дәүләт Советы Секретаре, башлангыч тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина хәбәр итте.

Ул республикада барлыгы 2 млн 900 сайлаучы исәпләнүен искәртте. "Бүген 20.00 сәгатькә 460 участок бюллетень бирүне туктатып, аларны эшкәртүгә кереште", - диде.

"Праймериз оешкан төстә узды. Исәпләү участокларына, ситуацион үзәккә, оештыру комитетына да зарланулар килмәде", - дип белдерде Лилия Маврина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100