Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда православие динен тотучыларга чиркәүләргә барырга рөхсәт иттеләр
Мәйданы 400 квадрат метрдан артык булган чиркәүләрдә бер үк вакытта йөздән артык кеше җыелмаска тиеш.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда православие динен тотучыларга чиркәүләргә барырга рөхсәт иттеләр. Татарстан митрополиясендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
Кичә Татарстан Министрлар Кабинеты республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча чаралар турындагы карарга үзгәрешләр кертте.
5 июньнән православие динен тотучылар, билгеле бер чикләүләрне үтәгән хәлдә, янә чиркәүләргә бара алачак.
Мәйданы 400 квадрат метрдан артмаган чиркәүләрдә тиешле дистанция сакларга кирәк: рухани һәм чиркәүдә эшләүчеләрне дә кертеп, дүрт квадрат метрга — бер кеше.
Мәйданы 400 квадрат метрдан артыграк булган гыйбадәтханәләрдә бер үк вакытта йөздән артык кеше җыелмаска тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз