news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулау 31 декабрьдә тәмамлана

Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе аучыларга билгеләнгән вакыт эчендә барлык рөхсәтнамәләрне ябарга кирәклеген искә төшерә.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) 2016 елның 31 декабрендә республикада олы пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулау тәмамлана, дип хәбәр итә Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе. 

Шуның белән бәйле рәвештә, идарә, аучыларның пошиларны һәм кыр кәҗәләрен аулауга ябылмаган рөхсәтнамәләре булган очракта, Ау кагыйдәләре белән билгеләнгән вакыт эчендә, барлык рөхсәтнамәләрне ябарга кирәклеген искә төшереп, мөрәҗәгать итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot