news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пошиларга ау сезоны төгәлләнеп килә

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты шулай ук кабан дуңгызларына ау сезонын да төгәлләргә киңәш итә.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда бер яшьтән олырак пошиларга ау сезоны 31 декабрьдә төгәлләнә. Бу хакта Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моннан тыш, комитет белгечләре шушы ук вакытка спорт һәм һәвәскәр аучылык кысаларында кабан дуңгызларына ау сезонын да төгәлләргә киңәш итә. 1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр аларны аулау тыела.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстан сунарчыларының быелгы көзге ау сезонында 57 кабан дуңгызы һәм 24 поши ату өчен рөхсәт алуы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot