news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда помидор, кыяр, үсемлек һәм атланмай кыйммәтләнде

Татарстанда помидор, кыяр, үсемлек һәм атланмай кыйммәтләнде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

16-23 сентябрь көннәрендә Татарстанда борщ җыелмасы яшелчәләре һәм алма арзанайды, ләкин помидор, кыяр, үсемлек мае һәм атланмай кыйммәтләнде. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Аерым алганда, помидорның килограммы 1,41 процентка, 126,15 сумнан 127,92 сумга кадәр, кыярның килограммы 5,29 процентка, 100,21 сумнан 105,57 сумга кадәр, ә бананның килограммы 0,53 процентка, 137,15 сумннан 137,89 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Атланмайның бәясе 1,89 процентка артты, килограммы 828,53 сумнан 857,77 сумга кадәр җитте, ә көнбагыш мае 1,74 процентка кыйммәтләнде, килограммы 119,53 сумнан 121,63 сумг булды.

Борщ җыелмасы яшелчәләре арасында кәбестә бәясе сизелерлек арзанайган — 11,44 процентка, хәзер килограммы 37,42 сумнан 33,13 сумга кадәр төшкән. Кишер 9,40 процентка арзанайды, килограммы 37,70 сумнан 34,07 сумга кадәр төште. Бәрәңге 9,30 процентка арзанайды, килограммы 39,15 сумнан 35,48 сумга кадәр төште.

Чөгендернең бәясе 6,71 процентка, килограммы 39,92 сумнан 37,27 сумга кадәр кимегән, ә суган 4,04 процентка, килограммы 37,68 сумнан 36,19 сумга кадәр арзанайган. Алма да 1,96 процентка арзанайды, килограммы 123,11 сумнан 120,73 сумга кадәр төшкән.

«Татар-информ» агентлыгы августта Татарстанда еллык инфляция 8,95 процентка кадәр акрынайды дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100