news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда помидор, кыяр һәм тавык йомыркасы кыйммәтләнде

Татарстанда помидор, кыяр һәм тавык йомыркасы кыйммәтләнде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстанда помидор, кыяр, банан һәм тавык йомыркасына бәяләр сизелерлек арткан. Бу – Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматларыннан күренә.

Аерым алганда, помидор 9,75 процентка, яки 14 сум 43 тиенгә кыйммәтләнгән. Бер атна элек аның бер килограммы 147,25 сум иде.

Кыяр 5,99 процентка, яки 5 сум 53 тиенгә кыйбатланган. 1 ноябрьдә аның бер килограммы 92 сум 3 тиен торган.

Үз чиратында банан бәясе дә 3,44 процентка, яки 4 сум 57 тиенгә арткан (бер атна элек аның килограммы 133,90 сум булган).

Тавык йомыркасы 3,18 процентка, яки 2 сум 70 тиенгә кыйммәтләнгән — җиде көн элек йомырканың дистәсен 84,24 сумга сатып алырга мөмкин булган.

Тавык түшкәсе үзе (тавык ботыннан тыш) бары тик 0,31 процентка, яки 64 тиенгә арткан. Беренче ноябрьдә аның бер килограммы 212,48 сум торган.

Шул ук вакытта, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, тавык йомыркасы һәм тавык итенә күпләп сату бәясе арту сәбәпле, Монополиягә каршы федераль хезмәт Татарстанда һәм Россиянең тагын тугыз төбәгендә тикшерү оештырган.

Шул ук вакытта үзебездә җитештерелгән яшелчәләрдән бәрәңге бәясе башка барлык продуктларга караганда сизелерлек түбән төшкән. Ул 4,95 процентка, яки 1 сум 10 тиенгә арзанайган (бер атна элек аның бер килограммы бәясе 21,94 сум тәшкил иткән).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100