Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда полиция хезмәткәренә зыян салган хатын-кызны хөкем итәләр
Аксубай районы прокуратурасы җинаять эшен Аксубай районы судына җибәргән.
(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Аксубайда яшәүче хатын-кыз үз вазифасын үтәүче хөкүмәт вәкиленә карата сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудыруда кылган җинаяте өчен гаепләнә, дип җиткерә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Аксубай районы прокуратурасы гаепләү эшен судка җибәргән.
Тикшерү фаразлары буенча, 21 октябрьдә балигъ булмаганнар эше буенча полиция хезмәткәре булган хатын-кыз өйдә кечкенә балаларның әниләре каравыннан башка булулары турындагы хәбәрне тикшерергә килгән. Шәхси йорттагы хатын-кыз балигъ булмаганнар эше буенча инспекторның башына металл предмет белән суккан. Нәтиҗәдә, инспекторның маңгае һәм күз кабагы яраланган.
Үз гаебен Аксубайда яшәүче хатын-кыз тулысынча таныган һәм хөкемне судтан башка гына чыгаруларын сораган.
Аксубай районы прокуратурасы җинаять эшен Аксубай районы судына җибәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз