news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда полиция хезмәткәре һәлак булу сәбәбен ачыклыйлар

Ату коралыннан яраланган полицейскийны кабинетта табып алалар, шунда ук табибларны чакырталар, тик ул хастаханәгә барганда үлә.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомство биналарының берсендә полиция хезмәткәренең һәлак булу сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«7 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының бер бинасында полиция хезмәткәре табель коралыннан атып, үзен яралаган», – диделәр агентлыкка Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ашыгыч ярдәм табиблары ир-атка тиешле ярдәмне күрсәтсә дә, бөтен тырышлыкларына карамастан, ул хастаханәгә барганда вафат була.

Полицейский һәлак булу турында Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгородний җитәкчелегендә комиссия төзелгән. Хезмәт тикшерүе үткәрелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100