Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда полиция бүлегендә тоткарланган исерек кеше үлгән
Табиблар аны коткарып кала алмаган
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Россия ЭЭМның Питрәч районы буенча бүлегендә 1976 елгы ир үлеп киткән. Полициянең Питрәч бүлегенә ул исерек хәлдә китерелгән булган, тоткарланган ир шунда үзен начар хис иткән. Дежурный кичекмәстән ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан, әмма килгән медицина хезмәткәрләре реанимация чаралары күрсә дә, ир кешегә бу ярдәм итмәгән.
ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир кешене үлемгә китергән сәбәпләрне суд-медицина экспертизасы ачыклаячак. Беренчел фаразлама буенча, ул йөрәк авыруыннан үлгән. Шушы очрак буенча хезмәти тикшерү уздырыла, аның нәтиҗәләре буенча гамәлдәге законда каралган процессуаль карар чыгарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз