news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда полицейский җәяүлене бәрдергән

Ханым тиешле булмаган урында юл аша чыккан

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кама Аланы бистәсендә 25 яшьлек полицейский, хезмәт вазифаларын үтәгән вакытта, җәяүлене бәрдергән. Зыян күргән 54 яшьлек ханым һәлакәт урыныннан төрле дәрәҗә имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган.

9 ноябрь кичендә булган һәлакәтнең нечкәлекләрен "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә хокук саклау органнарында бәян иттеләр. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, ханым юлга җәяүлеләр кичүеннән читтә, автобус артыннан килеп чыккан. Шуның аркасында автомобиль белән идарә иткән полиция хезмәткәре аны күрмәгән. "Бүгенге көнгә әлеге факт буенча тикшерү тәмамланды. Барлык материаллар да әлеге факт буенча процессуаль карар чыгару өчен, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә  җибәрелгән".      

 

news_right_1
news_right_2
news_bot