news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда полилингваль белем бирү комплекслары бюджет акчасына төзеләчәк

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе бу комплексларның "оттырышсыз вариант” булуын әйтте.

Татарстанда полилингваль белем бирү комплекслары бюджет акчасына төзеләчәк
tatarstan.ru

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда булдырылачак алты полилингваль белем бирү комплексы республика бюджеты хисабына төзеләчәк. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

“Бу бюджет акчалары булачак. Һәр комплекс буенча суммалар исәпләнә. Болгар белән Зөяне торгызганда, безгә зур компанияләр дә ярдәм итте. Үз теләге белән булышырга теләүчеләрдән ярдәм кабул ителәчәк”, - диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, ничек кенә булмасын, бу “оттырышсыз вариант”. Яңа белем бирү системасын төзегәндә, моңа кадәр җитмәгән корылмалар сафка басачак. Комплекста балалар бакчасы җитмәсә, я мәктәпкә капиталь ремонт кирәк булса – беррәттән шушы мәсьәләләр дә хәл ителә.

Казанның 165 нче мәктәбе базасында булдырылачак система “Адымнар – к знаниям и согласию” дип исемләнгән. Башлангыч сыйныфлар өчен биредә тагын өстәмә 800 урынлык янкорма төзелеше ниятләнә. Бондаренко урамында исә, интернат белән бергә урта сыйныфлар өчен уку бинасы сафка бастырылачак.

Яңа биналар Казанда төзелгән яңа мәктәпләр проекты нигезендә салыначак. Минтимер Шәймиев узган елда ачылган 183 мәктәп проекты белән танышкан.

Минтимер Шәймиев, шулай ук, полилингваль белем бирү системасы буенча эшләячәк биш балалар бакчасы билгеләнгәнен әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100