Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда полиция хезмәткәрен машина капотында сөйрәп йөрткән ир-атны хөкем итәчәкләр
Татарстанда Баулы кешесе суд алдына басачак, ул полиция хезмәткәрен чит ил машинасы капотында сөйрәп барган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, гыйнвар аенда Баулыда полиция хезмәткәрләре 42 яшьлек ир-ат идарә иткән Chery машинасын туктатмакчы булган. Хокук саклау органы вәкилләре йөртүченең үз-үзен тотышыннан, исерек түгелме икән дип шикләнгән.
Ир-ат качып китмәкче була, полиция хезмәткәрләре аны үз автомобильләрен юлга аркылы куеп туктатып, ир-ат утырган машинаның ишекләрен ачарга тырыша. Ир-ат машинада хәрәкәтен дәвам итә һәм тәртип сакчыларының берсен берничә дистә метр капотында сөйрәп бара, аннары полиция хезмәткәре асфальтка йөзтүбән егыла.
Ир-ат качып китә алган, ләкин тиздән аны зыян күрүченең хезмәттәшләре тоткарлый. Хәзерге вакытта ир-ат өй арестында, хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы җинаять эше судка тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз