Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда полиция хезмәткәрен бәрдергән йөртүчене тоткарлаганнар
Татарстанда полиция хезмәткәрен бәрдергән BMW йөртүчесен тоткарлаганнар.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Лениногорск дай хезмәткәрләре кизү торганда BMW га игътибар иткән һәм аңа туктарга сигнал биргән, әмма машина йөртүче тизлеген кискен арттырган һәм инспекторларның берсен автомобиль капотында алып киткән. Шуннан соң ул машинасын яшергән һәм хокук сакчыларыннан качарга тырышып караган.
Тәртип бозучыны, Корчагин урамындагы гаражлар янында тоткарладылар. Ул 31 яшьлек ир кеше булып чыга. Ир-атның тышкы кыяфәтенә игътибар итеп, инспекторлар аны исерек дип шикләнгәннәр,әмма медицина тикшерүен узудан баш тарткан. Яшерелгән машинаны Җиңүнең 50 еллыгы урамында соңрак тапканнар.
Ир-атка 6 беркетмә төзегәннәр, шулай ук 5 тәүлеккә кулга алу билгеләгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз