news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда полицейскийлар машина көзгеләре урлау белән шөгыльләнгән каракны тоткан

Берничә ай дәвамында республиканың төрле районнарындагы полиция бүлекләренә автомобиль хуҗаларыннан гаризалар килгән, аларның машиналарыннан арткы күренешне күрсәтә торган көзгеләрне урлаганнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полицейскийлар запчасть урлаучының шәхесен ачыклаган. Ул Бөгелмәдә яшәүче 42 яшьлек ир-ат булып чыккан.

Ир-ат хикмәтле схема уйлап тапкан – ул сөйгәненең машинасын алган. Машина багажнигына велосипед куйган, автомобилен җинаять кылырга ниятләгән урын тирәсендә калдырган, шуннан соң велосипедта юлын дәвам иткән. Моннан тыш, тикшерүчеләрне ялгыш юлга кертеп җибәрү өчен аксак булып кыланган.

Ир-ат үзенең 10 җинаятьтә катнашы булуын таныган, ул аларның җидесен – Әлмәт, өчесен Яшел Үзән районы территориясендә кылган. Һәр факт буенча «Урлау» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100