Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда поезд вагонында ике тимерюлчы янып үлгән
Янгын “Яшел Үзән” тимер юл станциясенә килеп җитәрәк чыккан
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе, бүген 14 нче октябрь көнне иртән эшче поезд вагонында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә, ике кеше үлеме буенча тикшерү үткәрә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә, хуҗалык эшләре өчен каралган тимер юл вагонының януы турындагы хәбәрнең бүген иртән 4 сәгать 53 минутта килеп ирешүе турында ачыклык керттеләр. Вагон тулысынча яныпа беткән, янгын мәйданы 75 кв. м булган.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, “Яшел Үзән” тимер юл станциясенә килеп җитәрәк, эшче поезд вагоннарының берсендә төтен чыга, һәм ут каба. Тимер юл станциясендә хуҗалык эшләре өчен вагон составтан ычкындырыла, һәм янгынны сүндерү өчен чаралар күрелә. Янгын сүндерелгәч, янып беткән тимер юл вагонын караганда, тимер юлда эшләүче ике хезмәткәрнең үле гәүдәсе табылган.
“Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары комплексы уздырыла. Вакыйга урыны тикшерелә, экспертизалар билгеләнгән, шаһитләр сорала, сорау алу органнарына йөкләмәләр бирелгән”, - дип сөйләде Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз