news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда поездның кызны таптатканы видеога эләккән

Кичә Биектау районында бер кызны поезд таптаткан.

Фаҗига вакыты видеога эләккән. Анда күренгәнчә, кыз тимер юл аша чыга, бервакыт ул йөгерә башлый, шул вакытта аны поезд таптата. Бу хактагы мәгълүматны «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләре буенча кызга 27 яшь булган.

Хәзер фаҗига килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot