news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда поезд өч кешене бәрдергән

Өч кеше тимер юл буйлап поезд барган якка юнәлгәннәр, алар юлдан состав килгәнен сизмәгән.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда поезд өч кешене бәрдереп киткән. Һәлакәт аркасында аларның өчесе дә үлгән, дип хәбәр итә Горький тимер юллары матбугат хезмәте.

Фаҗига бүген иртәнге сәгать 4тә Арча – Коркачык юлында булган. «Новосибирск – Адлер» поезды машинисты 849 нчы чакрым платформасында тимер юл буйлап поездга артлары белән баручы кешеләрне күргән. Машинист экстрен рәвештә тормозга баскан, тавыш һәм ут сигналлары биргән, ара аз булу сәбәпле поезд туктый алмаган һәм өч кешене бәрдереп киткән.

Һәлакәт аркасында алар үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot