news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда поезд автомобильне бәрдергән, йөртүче исән калган

Бүген иртән Татарстанның Лениногорск районында поезд катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге сәгать 7дә Ивановка авылы янында булган. Михайловка юнәлешендә тимер юлда поезд Renault автомобилен бәрдерткән. Җиңел машина юл кырыена төшеп киткән.

Шаһитлар сүзләренчә, автомобиль йөртүчесе исән калган, ир-атның башы җәрәхәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot