news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда поезд астына эләгеп үлгән ир-ат белән бала туганнар булмаган

Тикшерү ачыклаганча, һәлак булган ир-ат кызның ата-анасында эшләгән.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда поезд астына эләгеп үлгән ир-ат белән бала туганнар булмаган. Татарстанда кичә тимер юлда булган фаҗига турында "Татар-информ”га Идел буе транспортта тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

Алдан “Татар-информ” фаҗига кичә кич Юдино-Васильево юлының 775нче чакрымында булган дип хәбәр иткән иде.

Якынча мәгълүматларга карганда, 25 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек кыз республиканың Яшел Үзән районы Октябрьск бистәсе тирәсендә тимер юл аша чыккан.

Машинист ашыгыч рәвештә поездны туктатырга тырышкан, әмма ир-ат белән кыз баланы бәрдерүдән кача алмаган.

Тикшерү ачыклаганча, һәлак булган ир-ат кызның ата-анасында эшләгән. Кыз бала тимер юлның икенче ягындагы кибеткә барырга теләгән, ир-ат аны озатырга булган.

Хәзер тикшерүчеләр видеокүзәтү камерасындагы язманы өйрәнәләр һәм фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100