news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда почта хезмәткәрләре 6 ноябрьдә өстәмә ял итәчәк

Россия почтасы ноябрь бәйрәмнәренә эш режимын төзеде

 (Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 6 ноябрьдә почта хезмәткәрләре өстәмә ял итәчәк. Россия почтасы ноябрь бәйрәмнәренә эш режимын төзеде, дип хәбәр итә “Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Татарстан почтасы” почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.

ТРда “Татарстан почтасы” почта элемтәсе идарәсе 6 ноябрьдә өстәмә ял итәчәк.

1 һәм 2 ноябрьдә почта хезмәткәрләре график буенча эшләячәк. Бәйрәм алдыннан, 3 ноябрьдә, элемтә хезмәткәрләренең эш көне 1 сәгатькә кыскартылачак. Тәүлек буе эшләүче бүлекләр клиентларны 21.00 сәгатьткә кадәр кабул итәчәк.

4 ноябрьдә барлык тармак хезмәткәрләре өчен ял булачак, бары тик Россиянең кайбер шәһәрләре почта элемтәләре генә эшләргә мөмкин.

5 ноябрьдә почта бүлекләре гадәти режим буенча эшли. Татарстанда бәйрәм алды көне алдыннан, 5 ноябрьдә, почта хезмәктәрләре, Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән бәйле рәвештә, эш урыныннан 1 сәгать алдан китә ала.

7 ноябрьдән почта элемтәсе бүлекләре клиентларга традицион график буенча хезмәт күрсәтә башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100