news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда почта аша юлланучы посылкалар саны 34 процентка арткан

Яңа почта үзәгендә тәүлегенә уртача 500 меңнән артык почта аша юлланмалар эшкәртелә.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда соңгы вакытта посылкаларның саны артуы күзәтелә. 2016 ел белән чагыштырганда, алар 34 процентка арткан. "Бу электрон коммерция нык үсүе белән бәйле", - дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Бу минутларда ул төп доклад белән коллегия утырышында чыгыш ясый.

"Казанда куланышка кертелгән Казан логистика почта үзәге почтага килгән әйберләрне, шул исәптән халыкара посылкаларны эшкәртү тизлеген арттырачак һәм аларны адресатларына илтү вакытын кыскартачак", - диде министр. Роман Шәйхетдинов зонага Россиянең 6 төбәге керүен, монда 720 кеше эшләвен билгеләп узды. "Тәүлегенә уртача 500 меңнән артык почта аша юлланмалар эшкәртелә", - диде министр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot