Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда пневмония белән авыру очраклары күп булган шәһәрләр билгеле булды
Ике айда Татарстанның өч муниципалитетында үпкә ялкынсынуы очраклары күп теркәлгән.
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков пневмония белән авыру очраклары күп булган шәһәрләрне атады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
Спикер сүзләренчә, апрель һәм май айларында ачыкланган очраклар саны буенча антирейтинг лидерлары Казан, Чаллы һәм Әлмәт булган.
«Татарстанның өч муниципалитетында хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы очраклары күп теркәлгән. Ләкин саннар алдагы еллар күрсәткечләре белән якынча бер чама», — дип ачыклык кертте Жаворонков.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстанда үпкә ялкынсынуыннан үлүчеләр саны уртача статистик күрсәткечләр дәрәҗәсендә саклануын әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз