news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда плотина янында су керергә уйлаган ир-ат батып үлгән

Җомга кичендә, 12 августта, 112 номерына Арча районының Субаш Аты авылы янында, Иске Йорт сулыгы плотинасы тирәсендә бер ир-атның суга батуы турында хәбәр килгән.

Икенче көнне көндез 4нче янгын-коткару отряды водолазлары 39 яшьлек ир-атның мәетен яр буеннан егерме метр ераклыкта табып алган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100