Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең торышы турында сөйләде.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт дүрт республика һәм ике федераль программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Барлыгы 271 объектны тәртипкә китерү планлаштырыла, бу максатка 7 млрд 843 млн сум тотылачак.
Подрядчылар планлаштырылган 42 мәктәпнең 34ендә эшләргә керешкән. Аларның үтәлеше 11 процент тәшкил итә. Теләче һәм Чүпрәле районнары мәктәпләрендә спорт залларын ремонтлау эшләре 92 процентка үтәлгән.
Шулай ук 9 ресурс үзәгенең алтысы төзекләндерелә башлады, эш үтәлеше 19 процент тәшкил итә.