Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда планлаштырылган йортларның барысында да капиталь ремонт төгәлләнеп килә
Быел республикада инженерия системаларын модернизацияләү һәм капиталь төзекләндерү буенча барлыгы 31 программа тормышка ашырыла.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Быел күп фатирлы торак йортларда төзәтмәләрне исәпкә алып, капиталь төзекләндерү программасына 1063 бина кертелгән. 1007 йортта эшләр төгәлләнгән, Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе 979 объектны кабул иткән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте. Бу турыда республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Алексей Фролов әйтүенчә, 2020 елда Татарстанда инженерия системаларын модернизацияләү һәм капиталь төзекләндерү буенча 31 программа эшли, аларның 25е социаль-мәдәни өлкәгә кагылышлы.
4 млрд сумга финансланган дүрт программа белем бирү оешмалары белән бәйле. Төзекләндерү планлаштырылган 87 балалар бакчасының 86сы тәртипкә китерелгән. Шулай ук 15 ресурс үзәгенә ремонт ясалган, тагын ике объектта эшләр дәвам итә. Моннан тыш, ике уку корпусында һәм өч тулай торакның икесендә капиталь төзекләндерүне 15 декабрьгә төгәлләү планлаштырыла.
Гомуми финанслау 1,8 млрд сум булган ике программа сәламәтлек саклау оешмаларын төзекләндерүне күздә тота. 15 стационарның тугызында ремонт төгәлләнгән. Калган алты объектны декабрь ахырына кадәр тәртипкә китереп бетерергә планлаштыралар. Моннан тыш, планлаштырылган сигез сәламәтлек саклау оешмасының җидесе тәртипкә китерелгән.
Авыл хуҗалыгы объектларын капиталь төзекләндерү буенча җиде программаның икесендә эшләр төгәлләнгән. Ветеринария берләшмәләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен, шулай ук ат фермаларын ремонтлап бетергәннәр. Сыер торакларына, ындыр табакларына, машина-трактор паркларына ремонт ясау төгәлләнеп килә. Бу максатларда барлыгы 1,4 млрд сум бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз