news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда планлаштырылган торакның яртысыннан артыгы файдалануга тапшырылган

Ел башыннан алып Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча 165 йортның 45е төзелгән.

Татарстанда планлаштырылган торакның яртысыннан артыгы файдалануга тапшырылган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). 13 июньгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2019 ел башыннан 1 млн 255 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылганның 51,8 процентын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча төзелергә тиешле гомуми мәйданы 438,3 мең кв.метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортның 119,4 мең кв. метр булган 45е сафка бастырылган инде. Тагын 60 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә, шул исәптән 19ы-файдалануга тапшыру стадиясендә, 19ы – урта, 41 йорт – түбән дәрәҗәдә, дип билгеләп үтте докладчы.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелә торган 63 бина арасында 29 бина әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 30ы – уртача, 4се-Түбән.

Моннан тыш, планлаштырылган 7 мең 325 шәхси йортның 4 мең 171се төзелгән инде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100