news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда планлаштырылган торакның 95 процентка якыны сафка бастырылган

28 муниципалитетта 45 торак йорт төзелеше тулысынча тәмамланган.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 22 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 млн 269,1 мең кв. м торак тапшырылган, бу планлаштырылганның - 94,5 проценты.

Бу хакта бүген республика Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Сафка бастырылган торак күләме узган елгы күрсәткечләргә туры килә. Шул ук вакытта 28 муниципалитетта 45 торак йорт төзелеше тулысынча тәмамланган, диде докладчы.

Социаль ипотека буенча 211 йорт сафка бастырылган, әмма 178е генә тапшырылган. Калган 33 объект файдалануга тапшыру өчен әзерләнә.

Арендага торак буенча планлаштырылган 17 торакның 16сы тапшырылган. Югары Ослан районында андый 9 торак төзелгән.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча барлыгы 19 йорт сафка бастырылган. Шәхси торак төзелеше программасы тулы күләмдә үтәлгән, диде министр.

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен республика 305 фатирны милек итеп алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100