news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда планлаштырылган торакның 73 проценты файдалануга тапшырылган

2019 елда республикада 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Татарстанда планлаштырылган торакның 73 проценты файдалануга тапшырылган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 4 октябрьгә республикада 1 млн 771 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу планның 73 процентын тәшкил итә. Бу турыда бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. «Бүген Әгерҗе, Питрәч, Кукмара һәм Лаеш районнарында торак тапшыру планы тулысынча үтәлгән», диелгән хәбәрдә.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 2019 елга гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырылган.

4 октябрьгә 169,9 мең кв.м мәйданлы 886 фатирга исәпләнгән 77 йорт буенча статистика органнарына хисап тотканнар.88 объект буенча әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 40 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 31 объект — уртача, 17 объект түбән дәрәҗәдә, диде министр.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелеп килүче 47 күпфатирлы йорт буенча 32 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, уртача дәрәҗәдә — 15 йорт. Татарстан буенча шәхси торак төзелеше өлкәсендә пландагы 7 325 йортның 6 666сы файдалануга тапшырылган, диде ведомство башлыгы.

Ирек Фәйзуллин шулай ук 2019-2020 елгы ягып җылыту сезоны башлануын әйтте. Аның сүзләренчә, 3 октябрьгә барлык 2 мең 980 котельный да эшләтеп җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100