Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда планлаштырылган торакның 69 проценты файдалануга тапшырылган
Хәзерге вакытта республикада социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 165 йортның 75е файдалануга тапшырылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстанда 1 млн 665 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу план күрсәткечләренең 68,7 процентын тәшкил итә. Шул хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте яза.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 2019 елга гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 6 сентябрьгә статистика органнарына гомуми мәйданы 158,8 мең квадрат метр булган 2 мең 720 фатирлы 75 йорт буенча хисап бирелгән», – диде Фролов үз докладында.
Шул ук вакытта социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән калган 90 йортның 18е инде төзелгән, 20се – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 33е – урта һәм 19ы – түбән дәрәҗәдә, диде Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары. Шул ук вакытта Татарстанда төзелә торган күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 52 йортның 37се – югары һәм 15е уртача әзерлек дәрәҗәсендә. 7 мең 325 индивидуаль торак йортның 6 мең 294е файдалануга тапшырылган, дип өстәде докладчы.
Газлаштыру һәм урамнарны яктырту фонды программалары буенча бу елга планлаштырылган эшләр ахырына якынлаша. Республикада 193,1 км торбаүткәргеч (90 процент) һәм 39 су башнясы (93 процент) төзелгән, 32 скважина борауланган (97 процент), шулай ук 12 мең 224 яктырткыч (99 процент) урнаштырылган.
«Уңайлы мохит» программасын тормышка ашыру кысаларында гомуми белем бирү учреждениеләре инвалидлары өчен адаптация буенча эшләр өчтән икесенә башкарылган – алар 12 мәктәпнең сигезендә тәмамланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз