news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда планлаштырылган торакның 65 проценты файдалануга тапшырылган

Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы республикада торак йортлар төзү буенча төрле программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Татарстанда планлаштырылган торакның 65 проценты файдалануга тапшырылган
архив

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). 9 августка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 1 млн 564,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 64,5 процентын тәшкил итә. Шул турыда төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортның 147,8 мең квадрат метрлы 2 мең 553 фатирлы 73 йорт файдалануга тапшырылган. Болар Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча төзелүче йортлар.

Социаль ипотека программасы кысаларында төзелә торган калган 92 йортның 14е инде төзелгән, 20се – югары, 35е – уртача һәм 23е түбән әзерлек дәрәҗәсендә, диде докладчы.

Агымдагы елга планлаштырылганча, торак алуга сертификатларны биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә алган.

Моннан тыш, 54 яшь гаиләгә субсидия алучыларның расланган исемлеге нигезендә, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы республика районнары белән «Электрон бюджет» системасында электрон килешүләр төзеде, дип өстәде Фәйзуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100