Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда планлаштырылган торакның 35 проценттан артыгы төзелеп беткән
Соңгы ике атнада торак тапшыру динамикасы 70,7 мең квадрат метрны тәшкил иткән.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», 5 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда ел башыннан 1 млн 66,2 мең квадрат метр торак төзелгән, бу планның 35,8 процентын тәшкил итә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Докладчы сүзләренә караганда, соңгы ике атнада торак тапшыру динамикасы 70,7 мең квадрат метр тәшкил иткән. Шулай итеп, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестпрограммасы буенча Казанның «Салават Күпере» микрорайонында 30,3 мең кв.метр мәйданлы ике йорт файдалануга тапшырылган.
Татарстанда 1 млн. 388,2 мең кв. метр мәйданлы 10 мең 680 шәхси йорт төзү планлаштырыла. 5 июньгә 635,1 мең кв. метр мәйданлы 4 мең 885 индивидуаль йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 45,7 процентын тәшкил итә. Ике атна эчендә динамика 30,6 мең квадрат метр тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз