news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пландагы торакның яртысыннан артыгы файдалануга тапшырылган

2019 елда республикада гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр булган 7 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Татарстанда пландагы торакның яртысыннан артыгы файдалануга тапшырылган
Александр Эшкинин

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 1,5 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу сан планның 61 процентын тәшкил итә. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин  шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 елга гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. 26 июльгә булган мәгълүматлар буенча, статистика органнарына мәйданы 147,8 мең. кв. м булган 2 553 фатирлы 73 йорт буенча хисап тоттылар, диде Ирек Фәйзуллин.

Шулай ук, аның мәгълүматларына караганда, быел биш һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бүгенге көндә барлык гаиләләргә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Шулай ук 21 чернобыльчегә, 18 мәҗбүри күченүчегә, Ерак Төньяктан күчкән кешегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Министр хәбәр иткәнчә, күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелеп килүче 58 йортның 30ы югары, 28е уртача әзерлек дәрәҗәсендә. Татарстан буенча шәхси торак төзелеше өлешендә планлаштырылган 7 325 йортның 5 336сы файдалануга тапшырылган.

Халыкны су белән тәэмин итү кысаларында 120,5 км торба үткәргеч төзелгән (планның 56 проценты), 24 су башнясы (57 проценты) урнаштырылган, 24 скважина борауланган (73 проценты). Моннан тыш, Татарстанның 64 бюджет учреждениесе котельныйларында 119 казанны алыштыру планлаштырыла. Бүгенгә 61 объектта 114 казан демонтажланган, 51 объектта 100 казан монтажланган (84 проценты).

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер - министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100