news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пландагы торакның өчтән бер өлеше файдалануга тапшырылды

Дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча гражданнарны торак белән тәэмин итү турында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры сөйләде.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Татарстанда планда каралган торакның 33,4 проценты файдалануга тапшырылды, бу 995,5 мең кв. метр дигән сүз. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов сүзләренә сылтама белән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Фәрит Хәнифов сүзләренчә, республикада торак белән тәэмин итүдә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаилә торак шартларын яхшыртачак. 600 ятим бала да торак алачак.

Моннан тыш, күп балалы 46 гаилә торакка сертификатлар алган (9 сертификат кулланылган), ә 15 яшь гаилә субсидия алган. Торак өчен сертификатларны күченеп килергә мәҗбүр булган, Ерак Төньяктан күчкән кешеләр һәм Чернобыльдә булган 35 кеше торакка сертификат (бишесе кулланылган) алган.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык дәвам итә, аның кысаларында төзелеш мәйданчыкларында «Чиста төзелеш» чарасы уздырыла.

Шулай ук 2020 елда «Уңайлы мохит» программасы буенча гомуми белем бирү учреждениеләренең 12 объектын җайлаштыруга 16,58 млн сум сарыф ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100