news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пландагы 75 проценттан артык торак файдалануга тапшырылган

Агымдагы елда республикада 7 мең 838 фатирлы 165 йортны сафка бастыру планлаштырыла.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). 18 октябрьгә Татарстанда 1 млн 836,9 мең кв. м торак, ягъни планнан 75,7 процент файдалануга тапшырылган. Бүген бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин мәгълүматлары буенча, 2019 елга социаль ипотека кысаларында Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча республикада 7 мең 838 фатирга исәпләнгән 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла, аларның гомуми мәйданы 438,4 мең кв.метр тәшкил итәчәк.

«2019 елгы инвестицион программаның 75 объектының утызы әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, шул исәптән 5 объект буенча төзелеш тәмамланган», - диелә хәбәрдә. Шулай ук хәзерге вакытта 29 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 16 объект түбән дәрәҗәдә тора.

Моннан тыш, агымдагы елда 447 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырылган (әлеге максатка 688 млн сум бүлеп бирелгән). Алар арасында - 309 ятим бала һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар; 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә; 54 яшь гаилә, шулай ук 51 граждан, Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан.

Татарстан буенча шәхси торак төзелеше өлкәсендә планлаштырылган 7 мең 325 объектның 6 мең 862се (892 мең кв. м) файдалануга тапшырылган.

Шулай ук республика территориясендә 2019 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында барлык объектларда да эшләр алып барыла — бу 35 муниципаль районда 54 җәмгыяви киңлек. Программаны гамәлгә ашыру өчен 3 млрд 273 млн сум бүлеп бирелә, шуның 2 млрд сумы - Татарстан бюджетыннан, ә 1 млрд. 273,2 млн сумы - Россия бюджетыннан.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры «Уңайлы мохит» программасын да искәртте. Аның кысаларында республикада 5 мәктәпне, 5 балалар белем бирү учреждениесен һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесен — барлыгы 12 белем бирү объектын адаптацияләү планлаштырыла. Бу максатларга бирелгән гомуми сумма — 21 млн 494 мең сум тәшкил итә.

Доклад ахырында Ирек Фәйзуллин 2020 елга торак төзелеше программасы өчен документлар әзерләү барышы турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100