Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда планда каралганнан 40 процентка якын торак файдалануга тапшырылган
Фәрит Хәнифов республикада төзелеш программаларының барышы турында сөйләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 1 млн 162,8 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу 2020 елга каралган планның 39 процентын тәшкил итә. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы башлыгы Фәрит Хәнифов шул хакта сөйләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, 2 атна эчендә торак тапшыру динамикасы 96,66 мең квадрат метр тәшкил иткән.
Ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 540 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3,255 млн сумлык 76 карар чыгарылган.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча статистика органнарына 966 фатирлык 17 йорт буенча хисап тотканнар — бу планның 20,8 процентын тәшкил итә. Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 58 йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 28,6 процентын тәшкил итә. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 5,6 мең йорт файдалануга тапшырылган — бу планның 52,5 проценты дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз