news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда планда каралганнан 27 процент торак файдалануга тапшырылган

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстанда планда каралганнан 27 процент торак файдалануга тапшырылган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 22 мартка Татарстанда планда каралганнан 26,5 процент торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

«Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 22 мартка республикада 642 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 26,5 процентын тәшкил итә», — дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Министр сүзләренә караганда, быел 165 йортны (7 мең 838 фатир) тапшыру планлаштырыла. 22 мартка 29 йорт (1 мең 628 фатир) буенча хисап тоттылар, 57 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 27 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 52 объект түбән дәрәҗәсендә тора.

Бу ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсендә Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 296 тикшерү уздырылган. Тикшерү барышында хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 2 млн 70 мең сумлык 53 карар чыгарылды, дип хәбәр итте Фәйзуллин.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100