news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда планда каралган торакның яртысы файдалануга тапшырылган

Торак төзелеше программалары буенча 27 августка республикада 1 млн 733,6 мең квадрат метр торак төзелгән.

Татарстанда планда каралган торакның яртысы файдалануга тапшырылган
Владимир Васильев

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстанда 1 млн 733,6 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планда каралганның 58 проценты. Бүген шул турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ел башыннан бирле 843 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн 836 мең сумлык 100 карар чыгарылган. Үзкөйләнешле оешмалар тарафыннан берлек әгъзалары булган 1 мең 11 оешма тикшерелгән.

Торак төзелеше программалары буенча 27 августка республикада 1 млн 733,6 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу планның 58 проценттан артыгы дигән сүз. Ике атна эчендә торак тапшыру динамикасы 83,4 мең квадрат метр тәшкил итә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда файдалануга тапшырылган торак 104,6 процент, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100