Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда планда каралган торакның 74 проценты файдалануга тапшырылган
Биектау, Тукай һәм Апас районнарында 2020 елга планлаштырылган барлык төзелеш эшләре тәмамланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 23 октябрьгә Татарстанда 2 млн 197 мең квадрат метр торак, ягъни планда каралганның 74 проценты файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Районнар белән видеоконференция элемтә режимында узган киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Марат Айзатуллин өч районда — Биектау, Тукай һәм Апас районнарында торак тапшыру планы үтәлгәнлеген әйтте. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан 1128 тикшерү уздырган. Иминлек кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн сумнан артык суммага 125 карар чыгарылган.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча статистика органнарына 2 мең 259 фатир булган (планда каралганның 49 проценты) 83 йорт тапшыру турында хисап тотканнар. Калган 47 объектның 32се әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 14е — уртача, берсе түбән дәрәҗәсендә.
Күп фатирлы инвестиция торак программасы буенча 177 күп фатирлы йортның 119ы (планның 64 проценты) файдалануга тапшырылган. 56 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 9 мең 427 йорт (планның 88 проценты) файдалануга тапшырылган.
Шулай ук министр социаль-мәдәни объектлар төзү программаларын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. «Мәгариф» тармагында планлаштырылган 22 балалар бакчасының 20сендә төзү-монтажлау эшләре тәмамланган, икесендә эшләр дәвам итә. Барлык эшләрне ноябрь ахырында тәмамлау планлаштырыла.
«Сәламәтлек саклау» тармагында табиб амбулаторияләрен төзү программасы тормышка ашырыла. Җиде объектның дүртесендә эш беткән, калганнарында дәвам итә. 43 фельдшер-акушерлык пунктының 25ендә эшне төгәлләгәннәр, 18ендә әле дәвам итә. «Яшьләр сәясәте» тармагында өч Балалар сәламәтләндерү лагерендә, «Мәдәният» тармагында алты авыл клубында эшләр алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз