news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үпкә яман шеше белән авыручыларның 90 проценты — тәмәке тартучылар

Пациентларның 95 проценты «яман шеш» диагнозы куйганнан соң тартуын ташлый, диде Артур Сәйфуллин.

Татарстанда үпкә яман шеше белән авыручыларның 90 проценты — тәмәке тартучылар
Султан Исхаков

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда үпкә һәм сулыш юлларындагы яман шеш белән авыручыларның 90 проценты — тәмәке тартучылар. Республика онкология диспансерының оториноларингология бүлеге табиб-онкологы Артур Сәйфуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Үпкә рагы белән авырый торган пациентларыбызның 90 проценты — тәмәке тартучылар яки озак еллар көйрәткән кешеләр», - дип искәртте ул.

Элегрәк тәмәке тартучыларның күпчелеген ир-атлар тәшкил итсә һәм үпкә рагы ир-ат авыруы саналса, хәзер яман гадәтнең киң таралуы нәтиҗәсендә, хатын-кызлар арасында да да үпкәләр һәм сулыш юлларында онкология авырулары торган саен ешрак ачыклана.

Пассив тәмәке тартучының организмына тәмәке тартучы өреп чыгарган зыянлы матдәләрнең 20-30 проценты үтеп керә.

Тәмәке тарту, аерым алганда, сулыш юллары, авыз куышлыгының лайлалы тышчасы, йоткылык һәм бугаз, үңәч, сидек куыгында онкология авырулары барлыкка килү куркынычын арттыра.

«Пациентларның 95 проценты «яман шеш» диагнозы куйганнан соң тартуын ташлый», - диде Артур Сәйфуллин. Шул ук вакытта, 5 проценты әлеге яман гадәткә тугры кала.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100