news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда үпкә чире белән авыручылар саны Россиядәге саннан 30 процентка азрак

Бүген Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансерында 24 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансерында 24 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Чараны Республика медицина өлкәсендә профилактика үзәге оештырган иде.
Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансеры директоры, Казан дәүләт медицина академиясенең фтизиатрия һәм пульмонология кафедрасы мөдире Равил Вәлиев үз чыгышында әйтеп үткәнчә, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнен билгеләп үтүнең максаты – үпкә чирен кисәтү мәсьәләсенә киң җәмәгатьчелек игътибарын тарту, халыкка профилактик тикшерүләр үтәргә, табибларга үз вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәклеген төшендерү, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен алып баруны тәрбияләү.
“Узган ел республиканың туберкулезга каршы көрәш хезмәте экологик яктан чиста булган территориядә урнашкан яңа бинага күчте. Монда табиблар, медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Без алып бара торган эшчәнлек күрсәткечләре Россия һәм Идел буе федераль округында иң яхшылардан санала”, - диде диспансерның баш табибы.
Равил Вәлиев сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда үпкә чире белән авыручылар саны, төрмәләрдә утыручыларны санамаганда, 2 меңгә җитә. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 51,5не тәшкил итә. Бездә авыручылар саны Россия һәм Идел буе федераль округындагы күрсәткечләрдән 30 процентка азрак. Үпкә чиреннән үлүчеләр саны күрсәткече исә 100 мең кешегә 9,9 белән исәпләнә.
Очрашуда әйтелгәнчә, узган ел Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Буа, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорск, Менделеевск, Спасс районнарында туберкулез белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Равил Вәлиев моны 2009 елда әлеге районнарда яңа флюорографлар эшли башлау белән аңлата. “Яңа җиһазлар тагын да күбрәк кешене тикшерергә мөмкинлек бирде”, - диде ул.
Узган ел Татарстанда туберкулезга каршы көрәшне нәтиҗәле алып бару өчен дарулар белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан 36,1 миллион сум акча бүлеп бирелә. Республика бюджеты исә региональ программа кысаларында 15,7 миллион сум акча юнәлтә. 2008 елда Татарстан туберкулезга каршы көрәш буенча Глобаль фонды бирә торган грантны ота. Грант акчасына пациентлар 500 сумга продуктлар белән тәэмин ителә. Узган ел үпкә чире белән авыручыларга 3 мең паек бирелде. Быел да республика 2,5 миллион сум күләмендә грант алды. Бу акчага быел 5 мең кешегә паек өләшү күздә тотыла. 6 ай дәваланганнан соң, диспансер пациентлары 750 сумга продуктлар белән тәэмин ителә. Бу чаралар нәтиҗәсендә туберкулездан дәваланырга теләүчеләр арта, диде Равил Вәлиев.
Аның сүзләренә караганда, быел планда Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансерының икенче чиратын төзеп файдалануга тапшыру, медицина эшчәнлеген алып баруга лицензия алу тора.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100