news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үпкә чире белән авыручы 300 кеше дәваланырга теләми

Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансерының директоры Равил Вәлиев бүген журналистлар белән очрашуда әйтеп үткәнчә, республикада туберкулезның актив формасы белән авыручы

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансерының директоры Равил Вәлиев бүген журналистлар белән очрашуда әйтеп үткәнчә, республикада туберкулезның актив формасы белән авыручы 300гә якын кеше хастаханәдә дәваланырга теләми.
“Шуларның 150сен узган ел суд карары белән генә диспансерга яткыра алдык. Әмма аларны үз теләгеннән башка хастаханәдә тотарга хокукыбыз юк. Суд приставы аларны алып килә килүен, әмма алар шундук хастаханәдән китү ягын карый. Әлеге мәсьәләне Россия күләмендә хәл итү мәслихәт”, - диде ул.





news_right_1
news_right_2
news_bot