news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пиротехниканы дөрес кулланмаучыларга штраф салачаклар

Янгыннарны кисәтү максатыннан Татарстанның һәр муниципаль районында профилактик төркемнәр оештырылачак.

Татарстанда пиротехниканы дөрес кулланмаучыларга штраф салачаклар
Михаил Захаров

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехниканы саклык кагыйдәләрен үтәмичә кулланучыларга штраф салачаклар. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. Физик затларга 2 меңнән 4 меңгә, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручыларга 30 меңнән 40 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган», — диде ул.

Максим Трущин сүзләренчә, янгыннарның күпчелеге торак фондларда чыгуын исәпкә алып, агымдагы елның 31 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр һәр муниципаль районда көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен халыкка аңлату өчен профилактик төркемнәр оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгынга каршы махсус режим кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100