news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пилотсыз очу аппараты операторлары әзерли башлыйлар

Татарстанда пилотсыз очу аппараты операторлары әзерли башлыйлар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда теләгән кешеләрне «пилотсыз очу аппараты операторы» белгечлеген үзләштерергә чакыралар. Бу максаттан 18-40 яшьлек солдат һәм сержантларны җыялар.

Курслар үтү өчен джойстик белән идарә итүдә төп принципларны белү, видеоприставкада уйнау, топографик карталар, OffLinemaps, AlpineQuest кушымталары белән эшләү тәҗрибәсе булу, шулай ук урында ориентлаша белү шарт.

Моннан тыш, кандидатларның күзләре яхшы күрергә, куллар моторикасы һәм бармаклар микромоторикасы яхшы үсеш алган булырга тиеш. Кандидатның тиз үзгәреп торган шартларда тиешле карар кабул итә белүе зарур.

Пилотсыз очу аппараты операторы белгечлеген үзләштерү өчен сайлап алынган барлык кандидатлар курслар башланыр алдыннан психологик тест узарга тиеш. Психологик тест үтмәгән кандидатлар курсларга кабул ителми.

  • Татарстанда 2024 елның 25 мартына кадәр Саклану министрлыгы белән контракт имзалаган очракта 400 000 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирелә*. Рәсмиләштерү күп вакытны алмый, медкомиссияне уртача 1,5 сәгать эчендә узарга мөмкин, барысы да бер урында. Безнең максат бер – Җиңү! Махсус операция башланганнан алып алгы сызыкта булган сугышчан иптәшләр барысына да өйрәтәчәк һәм ярдәм итәчәк. Экипировка, хәрби әзерлек, хәрби белгечлек сайлау, юл – боларның барысы да тәкъдим ителә һәм түләнә. Тагын да тулырак мәгълүмат алу өчен 8 (800) 222-59-00 яки 8 (843) 299‒17‒71 телефоннары буенча «Батыр» үзәгенә шалтыратыгыз.
  • *шул исәптән ТР предприятиеләреннән 205 мең сум.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100